Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзбикләнүдән тесттан башка да чыгып була

Covid-19 йоктырган авыручылар белән элемтәдә булганнарга үзбикләнүдән чыгу өчен хәзер тест узу таләп ителми.

(16 ноябрь, “Апастово-информ“).


Алдан авыру белән элемтәдә булган кешеләргә 8-10 көннән соң коронавируска тест үтү мәҗбүри иде.
Коронавирус йоктырган авырулар белән элемтәдә булучылар ике атнадан соң, тесттан башка да үзбикләнүдән азат ителәләр. Бу хакта “Татар-информ“ агентлыгына республикабыз буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр иткән.
“Элегрәк, коронавирус белән элемтәдә булганнар ПЦР-тестны мәҗбүри рәвештә узарга тиешләр иде. Әлеге тест хәзер авыру билгеләре булган очракта гына ясала.
Әгәр дә, ике атнадан соң, авыру билгеләре булмаса, үзбикләнүдән чыгарга мөмкин, дип аңлата Авдонина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев