Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзебезнеке ышанычлырак та, арзанрак та

Морзалар авылында моннан 1 ел элек эшли башлаган инкубатор станциясе тирә-юне биек койма белән әйләндереп алына. Бу режимлы кече предприятие буларак, кош гриппы районга үтеп кермәү өчен дә биредәге җитәкчелеккә куелган иминлек һәм куркынычсызлык таләпләре нигезендә башкарыла. -Кош гриппы вирусы терлек азыгы аша да йогарга мөмкин. Бигрәк тә районга читтән...

Морзалар авылында моннан 1 ел элек эшли башлаган инкубатор станциясе тирә-юне биек койма белән әйләндереп алына. Бу режимлы кече предприятие буларак, кош гриппы районга үтеп кермәү өчен дә биредәге җитәкчелеккә куелган иминлек һәм куркынычсызлык таләпләре нигезендә башкарыла.

-Кош гриппы вирусы терлек азыгы аша да йогарга мөмкин. Бигрәк тә районга читтән кертелгәненең сыйфаты, куркынычсызлыгы шик тудыра. Шуларын да уйлагач, ян күршем, 700 гектарда печән, бөртекле һәм кузаклы, техник культуралар үстерү белән мәшгүль фермер Алмаз Хәнифәтуллин белән бергәләп 6 төрле, бик ышанычлы һәм сыйфатлы катнаш азык ясау цехы кордык. Безнең инкубаторда чыгарылган тавык чебиләре, үрдәк бәпкәләренә шуны гына ашатабыз һәм файдасын да күрәбез,-ди тәвәкәл эшмәкәр Илгизәр Галиуллин.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев