Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Зенит-Казан” Россия чемпионын җиңде һәм Суперкубокны алды

Казанлыларның “Локомотив” белән матчы 3:2 исәбе белән тәмамланды.

(4 октябрь, “Апастово-информ”).


Россия суперлигасы волейбол чемпионатының икенче турында Казанның “Зенит” командасы Новосибирск шәһәрендә биредәге “Локомотив” командасын 3:2 исәбе белән җиңеп чыкты. Җиңүчегә бүләк илебезнең Суперкубогы булды.
Узган сезонда “Локомотив” тарихка беренче тапкыр ил чемпионы буларак кереп калды. Ул вакытта коронавирус чыгу сәбәпле, чемпионат туктатылган иде.
Казанлылар 13нче тапкыр Россия суперкубогы ярышларында катнашалар.
Киләсе турда 7нче октябрьдә казанлылар Нижневартовск шәһәреннән Югра Самотлор командасын кабул итәләр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев