Үзеннән соң тирән эз калдырган шәхеснең эше дәвам итә
Зөя елгасы үзәгендә урнашкан, сокланып туймаслык тугайлар, күкрәп үскән басу-кырлары, шаулап торган урманнары белән туган туфракка мәхәббәт тәрбияләүче Болын-Балыкчы авылының тарихы еракларга барып тоташа.
( Апастово-информ, Гүзәл Хилавиева)
Авылга 17 гасыр ахыры, 18 гасыр башындарак нигез салынган. Зәй, Шушма буйларындагы күчмә бер кабилә кешеләре, чукындырудан качып килеп урнашканнар. Төркем кабилә башлыгы Габдулла, аның уллары Әбүбәкер һәм Локман атлы кешеләр була. Игенчелек белән шөгыльләнә башлыйлар, җире уңдырышлы булганга хәерчелектән интекмиләр, авыл үсә. Йортлар саны да 250 дән артып китә.
Нәкъ менә шушы уңдырышлы җирдә туып-үскән, илебез өчен хезмәт итүче якташлары белән дә горурлана Болын-Балыкчы авылы халкы.
– ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Апас районы оешуга 90 елга карата багышланган “Бер горурлык хисе яна бездә...” дип исемләнгән кичә өч дистә елдан артык туган авылында алдынгы җитәкче вазифасын башкарган, тырыш гаилә башлыгы, Ленин ордены кавалеры Габделфәрит Рәхимов турында булыр. Чарада аның балалары, оныклары, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре һәм дә ихтирам иткән авылдашлары катнаша. Бүгенге чарада аның турында истәлекләр яңгырар, матур сүзләр әйтелер. Болар барысы да якты рухына дога булып барып ирешсен. Ул чын герой. Чөнки сугыштан соңгы елларда япь-яшь егет курыкмыйча, үзе кебек яшьләрне киләчәккә өмет уятып артыннан ияртеп бара. Һәм дә алдынгы урыннарга күтәрелә, уңышларга ирешә. Бүген аның эшен дәвам итүче оныгы Фәрит Рәхимовка да барлык авыл халкы исеменнән олы рәхмәтемне ирештерәм, - диде авыл җирлеге башлыгы Римма Гыйльметдинова. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин да әлеге чараның әһәмияте турында әйтеп китте.
–Әлеге кичәнең быелгы барлык зур юбилейларга да, вакыйгаларга да бәйләнеше булган шәхес турында булуы зур әһәмияткә ия. Аны искә алу, бу шушы җирлектә яшәп, хезмәт иткән халыкны зурлау дип әйтәсем килә. Чыннан да без районга яшь белгечләр булып кайткач, Фәрит абыйның тәҗрибәсен үрнәк өлге итеп күрсәтәләр иде. Бүгенге көндә аның эшен дәвам итүче оныгы Фәрит Рәмис улының да уңышлары бихисап. Ул үзенең нәсел эшчәнлегенә тугры булып, халыкка ярдәм итеп хезмәт итә, - диде үз чыгышында һәм өлкән апаларга чәчәкләр бүләк итте.
Авылда кохоз 1930 елда “Яңа юл” дигән исем белән оеша. Салават Шәфигуллин белән Гаяз Хамматов беренче колхоз рәисләре булып торалар. 1957 елның августында колхоз рәисе итеп Фәрит абый Рәхимов сайлана. 1958 елда “Яңа юл” белән “Комбайн” колхозлары берләшеп Чапаевка үзгәртәләр. 1963 елдан “Ракета” колхозы дип йөртелә башлый. Авылның имамы боларның барысын да үз күзләре белән күреп, үз йөрәге аша уздырган кеше. Ул үз чыгышын да догадан башлады.
– Фәрит абый әйдәп баручы җитәкче иде. Үзе дә эшләде, халыкны да эшләтте. Ул рәис булган чорда авылда йортлар салдылар. Йорт салучы авылдашларга нәрсә кирәк булса шуны биреп ярдәм кулы сузды. Безнең колхоздагы кебек фермалар, мастерскойлар районда гына түгел, тирә-якларда да юк иде, - диде Касыйм абый Сабирҗанов.
Кичә кунаклары Әнвәр абый Ибраһимов, Сания апа Сәлахетдинова, Люция апа Зыятдиновалар да Фәрит абый Рәхимовның күркәм сыйфатларын атап, бергә эшләгән вакытларын сагынып искә алдылар. Бүгенге көндә аның эшен дәвам итүче балалары, оныкларына соклануларын әйттеләр. Татарстан Югары Советы һәм Апас районы Советы депутаты, СССР профсоюзлары съезды делегаты, 3нче дәрәҗә Хезмәт Даны кавалеры, СССР халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең алтын медале белән бүләкләнгән атказанган колхозчы Флера апа Хәсәнова да олы рәхмәт сүзләрен ирештерде.
– Мин шушы авылда туып-үстем. 7 класс бетергәч фермага сыер саварга бардым. Фәрит абый безне тәрбияләде, эшләргә, тырыш булырга өйрәтте. Шулай ук зур үрләр яуларга, дәрәҗәле исемнәр алырга да ул ярдәм итте. Безнең рәхмәт сүзләребез аның рухына дога булып ирешсен, - диде ул.
Фәрит абый тормыш иптәше Минзифа апа белән аулак өйдә танышалар. Тормыш корып дүрт балага дөрес тәрбия биреп, тормышка яраклы итеп үстерәләр. Олы уллары Рим мәктәпне тәмамлагач хәрби уку йортында белем ала. Кая гына булса да кыюлыгы, тәвәккәллеге белән аерылып тора. “Сугышчан батырлыгы өчен” медале, “Сугышчы-интернационалист” билгесенә ия була.
Икенче уллары Вил абый Казан елга техникумын тәмамлый. Судно-теплоход капитаннарының беренче ярдәмчесе булып эшли, капитан дәрәҗәсенә күтәрелә. Шунысы кызганыч алар бүгенге көндә икесе дә туганнары арасында юк инде.
Хатын-кызлар бәйрәме көнне дөньяга килгән кызлары Роза апа бүгенге көндә лаеклы ялда. Авылда яшәп әнисе Минзифа апаны тәрбияли. Миңзифа апа кебек моңлы итеп җырларга да ярата. Әнисенең яраткан җырын “Олы юлның тузаны”н, әтисе яраткан “Мәк чәчәге” җырларын башкарды.
Иң кечкенәсе Рәмис абый гаиләсе, балалары белән кайткан. Алар матур итеп үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләп бирделәр. Рәмис абый да абыйларыннан калышмый. Тырышлыгы, үҗәтлеге белән гади рядовойдан полковник дәрәҗәсенә күтәрелә.
– Без барыбыз да әти-әниебезгә рәхмәтле. Алар безне үз үрнәкләрендә тәрбияләп, тормышта үз юлыбызны табарга өйрәттеләр, юл күрсәттеләр. Әткәй һәрвакытта да гадел булды, тәртип яратты. Дусларын, туганнарын хөрмәт итте. Әнкәй аның терәге булды. Ул пешекче дә, артист та булды. Бүген дә менә алар турында якты истәлекләр, җылы сүзләр яңгырады. Рәхмәт оештыручыларга һәм катнашучыларга, - диде ул.
Бүгенге көндә Фәрит Рәмис улы дәү әтисенең эшен дәвам итүче, хуҗалык җитәкчесе. Бөек Ватан сугышы ветераннарына рәхмәт әйтүдән башлады ул сүзен.
– Үзләрен жәлләмичә көрәшеп, безгә тыныч тормыш бүләк итүче ветераннарыбызга рәхмәт әйтеп баш иябез. ТАССР оешуга 100 ел була. Без үзебезнең республикабыз уңышлары белән горурланырга тиешбез. Гореф-гадәтләребезне, телебезне саклыйк. Татар булуыбыздан оялмыйча, ана телебездә сөйләшик. Районыбыз оешуга да 90 ел була. Кая гына барсам да район белән мактанасы килә. Киләчәктә дә мактанырлык күрсәткечләребез булсын иде. Ә авылыбызга килгәндә биредә киң күңелле, тырыш халык яши.
Бүген менә дәү әтине дә искә алдык. Ул чыннан да уңган, тырыш кеше иде. Ул безне дә шуңа өйрәтте. Кечкенә вакыттан ук көндезләрен уйнарга вакыт юк иде. Мин җирне яратам. Авыл халкы белән бергәләп зур эш башкарабыз. Барыгызга да сәламәтлек, тыныч-мул тормыш телим, -диде ул сүзен йомгаклап. Авылның мәдәният хезмәткәрләре Ләйсән Җәләлиева, Тәнзилә Латыйпова әзерләгән һәм алып барган эчтәлекле кичә һәрбер тамашачы күңелендә җылы хисләр, тирән эз калдырды диясем килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев