Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Зилант” отряды студентлары үз эшчәнлекләренә йомгак ясады

Районда атна дәвамында “Карлы десант” Бөтенроссия патриотик акциясе узды.

(2 февраль, “Апастово-информ”). 
Әлеге акция кысаларында, Казанның уку йортларыннан килгән яшьләр Апас аграр көллияте студентлары белән берлектә игелекле эшләр башкардылар. Студентлар районыбызда яшәүче өлкәннәргә, ветераннарга, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм кулы суздылар. Ишегалларын кардан арындыру, утын көрәү эшләрендә зур булышлык күрсәттеләр. Моңардан тыш, алар мәктәпләрдә булып, мастер-класслар, очрашулар үткәрделәр, беренче ярдәм күрсәтү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару буенча лекцияләр укыдылар. Кичләрен алар районыбыз авылларында булып, концерт чыгышлары белән халыкны ял иттерделәр. “Карлы десант” Бөтенроссия патриотик акциянең төп максаты - игелекле эшләргә, студентларның потенциалларына шартлар тудыруга юнәлдерелгән иде. 
Ниһаять, студентларның саубуллашу мизгелләре дә килеп җитте. Бу уңайдан Апас аграр көллиятендә истәлекле чара оештырылды. Казан студентлары үзләре белән таныштырып, үзләрен җылы каршылаучы көллият коллективына, яңа дусларына олы рәхмәтләрен ирештерделәр, волонтерлык эшенең максатлары һәм бурычлары турында сөйләделәр, аның мөһимлеген әйтеп уздылар. Апас аграр көллияте директоры Илгизәр Нигъмәтҗановка, аның киңәшчесе, бу көннәрдә яшьләр белән бергә булучы Ләйсән Макаровага җылы сүзләрен җитерделәр.
“Кыска гына вакыт эчендә сез безне бер командага туплый алдыгыз, үз киңәшләрегезне бирдегез, җылы карашыгыз белән безне игелекле эшләргә рухландырып тордыгыз”, - дип рәхмәтләрен белдерделәр студентлар.
Соңыннан "Карлы десант" патриотик акциясендә катнашкан һәр студент Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев