Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зимфира әби Фатыйхова кызлары хасиятендә кадерле картлык кичерә

Югары Ындырчы авылында гомер кичереп, бүген Апаста кызлары тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яшәүче Зимфира әби Фатыйхова 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.

(12 февраль, “Апастово-информ”).


Зимфирә әбине районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина, Югары Ындырчы авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Гафиятуллин тәбрик итте. Алар район башлыгы исеменнән изге теләкләр ирештереп, бүләкләр тапшырды.
Зимфирә апа эшкә батыр, җир җимертеп яши һәм эшли торган хатын-кыз булган. Яшьли тол калып, 5 баласын үстергән, олы тормыш юлына чыгарган.
“Безнең әни бик эшчән һәм оста куллы иде. Ул пешергән камыр ризыкларына тиңнәр булмады. Кулында гел бәйләве, чигүе булды, эшләп яшәде. Бүгенгесе хасиятле аның, карап, кадерләп кенә торабыз”, - диләр кызлары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев