Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зинһар, сабыемны карашыгыз. Ул да минем кебек бәхетсез булмасын иде!

Авылда берсеннән-берсе чибәр өч кыз яшиләр иде. Роза аеруча чибәре һәм чаясы, тәвәккәле. Гүзәл дә бер кашык су белән йотарлык. Алсу шулай ук табигатьнең сөеп яратылган бәндәсе - килмәгән җире юк. Өчесе дә бәхеткә һәм мәңгелек мәхәббәткә бик лаек булып үсеп җиттеләр. Авылдан иң алдан Роза китеп барды. Мәскәүдәге туганнарына...

Тик авылда калган кызларның колхоз фермаларында сыер савып кына Мәскәүләргә сәфәр кылырлык акчалары юк шул. Гүзәл гаиләсендәге хәл аеруча аяныч: әти кешене инде күптән урман кискәндә агач басып һәлак итте. Әнисе Сара ханым да гомере буе саулыкка туя алмыйча яшәде. Шулай да Гүзәл, ел ахырында отпуск акчаларын алгач, Мәскәүгә, үзенең яшьлек дусты янына кунакка барырга карар кылды.

Гөнаһ шомлыгына, Розага үзенең шефы белән ашыгыч командировкага китәргә туры килгән. Ул тормыш иптәше Гомәргә Гүзәлне вокзалда каршыларга әйтеп калдырган.

Гомәр кунак кызын вагон ишегеннән үк каршы алды, аңа Мәскәүне тамаша кылдырып, фатирларына алып кайтты. Өйдә Мәскәүчә мул табын әзерләнә. Гүзәл белән Гомәрнең күркәм табын янындагы озак әңгәмәле киче дә, йомшак урын-җирдәге озын төне дә бергәлектә уза. Иртәгәсен сердәш дустының ире белән төн үткәрүенә Гүзәл үкенеп-оялып бетә алмый.

Гүзәл дустына хыянәтне шулкадәр авыр кичерә, Роза белән Гомәрнең ай-ваена, озаграк кунак булырга кыстауларына карамастан, авылына кайтып китә. Авылга кайтып атна-ун көн узуга, Гүзәлнең Мәскәүдән күчтәнәчләр төяп кайтуы гына түгел, чабуына көмәнлек ияртүе дә мәгълүм була.

Алсу белән икәүләшеп район үзәгенә хастаханәгә барып карый алар. Әмма баладан котылырга мөмкин чор узып киткән булып чыга. Гүзәлнең хәле тиздән авылның олысына-кечесенә мәгълүм була. Болай да саулыкка туймаган Сара ханым, кызының рисвайлыгын кабул итә алмыйча, урын-җирдән инде тора алмаслык булып ята башлый һәм зина сабые дөньяга килгәнче үк вафат була. ...Авыл гайбәттән тиз тынды. Һәркем бала көтә торган Гүзәлгә булышырга, аны юатырга, авыр сүздән сакларга тырышты. Дөньяга бик матур кыз бала туды. Әнисе аңа Гүзәлия дип исем яздырды. Җиһанга килүенә сөенеп, ай үсәсен көн үсеп дигәндәй, әнисенең генә түгел, авыл халкының уртак сөенеченә, кайгырту чыганагына әйләнде бу бала.

Гүзәл үзе генә әллә нишләде. Яшьлегем харап булды, дип, ул ир-ат белән еш мөнәсәбәткә керде, «кайгысын» аракы белән басты. Ананың көндәлек кайгырту-тәрбиясеннән мәхрүм калган Гүзәлия еш кына инде авылда гаиләле булып яши башлаган Алсу карамагына да кала иде.
Гүзәлиягә әле ике яшь тә туларга өлгермәгән иде, ана кеше яраксыз аракы эчеп, үлем түшәгенә ятты. Дусты-сердәше һәм күршесе Алсуга ул:

- Зинһар, сабыемны карашыгыз. Ул да минем кебек бәхетсез булмасын иде! Синең үз тормышың да бик кыен. Бәлки Розалар ярдәм итә алыр минем сабыемны үстерешергә... Аннары, зинһар, дөреслекне Розага җиткерә күрмә! Минем хыянәтем минем белән китсен! - дип ялварды.

Фото: https://www.freepik.com/free-photo/females-hooking-each-other-little-finger_4495712.htm#query=%D0%BF%D0%B0%D1%80%D0%B0%20%D1%80%D1%83%D0%BA%D0%B8&position=35&from_view=search&track=ais

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/zinar-sabyemny-karashygyz-ul-da-minem-kebek-bkhetsez-bulmasyn-ide

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев