Зөлфия күргәзмәсе
Апасның "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Зөлфия Гайфуллина бик тә туган ягы табигатен, матурлык ярата. Балалар бакчасы коллективында инде 30 ел эшли ул. Балалар һәм аларның әти-әниләре, хезмәттәшләре арасында бик абруйлы тәрбияче Гайфуллина әзерләгән сабый - Әмирә Мваку район, республикакүләм төрле иҗади конкурсларда берничә тапкыр җиңеп, бакча коллективына зур танылу китерде....
Апасның "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Зөлфия Гайфуллина бик тә туган ягы табигатен, матурлык ярата. Балалар бакчасы коллективында инде 30 ел эшли ул. Балалар һәм аларның әти-әниләре, хезмәттәшләре арасында бик абруйлы тәрбияче Гайфуллина әзерләгән сабый - Әмирә Мваку район, республикакүләм төрле иҗади конкурсларда берничә тапкыр җиңеп, бакча коллективына зур танылу китерде. Зөлфия Гайфуллина кая гына барса да фотоапаратын үзеннән калдырмый. Балалар бакчасы фойесында аның даими күргәзмәсе дә бар бүген. Хезмәттәшләре Рузинә Хәмидуллина, Зөлфия Шагиева, Гөлфруз Фәхретдинова һәм Харис Шагиев белән кәгазьдән төрле матур кул эшләре, чәчәкләр ясарга да ярата. Аларның барысы да күзләрне иркәли, балаларда матурлыкны күрү, бәяләү һәм саклау хисе тәрбияли.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев