Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзләре китереп, урнаштырып бирә

Алкоголь продукциясе әйләнеше дәүләтнең катгый күзәтүе һәм көйләнешенә мохтаҗ. Сатуга контрафакт, ялган аракы килеп керү халык сәламәтлеге, илнең азык-төлек куркынычсызлыгына тискәре тәэсир итә. Бу ел башыннан райондагы аерым категория сату нокталарында ЕГАИС электрон исәп системасы гамәлгә кертелү дә шуңа бәйле. Район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов, авыл җирлекләре башлыклары, хокук...

Алкоголь продукциясе әйләнеше дәүләтнең катгый күзәтүе һәм көйләнешенә мохтаҗ. Сатуга контрафакт, ялган аракы килеп керү халык сәламәтлеге, илнең азык-төлек куркынычсызлыгына тискәре тәэсир итә. Бу ел башыннан райондагы аерым категория сату нокталарында ЕГАИС электрон исәп системасы гамәлгә кертелү дә шуңа бәйле. Район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов, авыл җирлекләре башлыклары, хокук сакчылары катнашында үткән чираттагы утырыш әнә шул актуаль мәсьәләләргә багышланды. Татарстан вице-премьеры Васыйл Шәйхеразиев турыдан-туры элемтә режимында һәр муниципаль районда бу эшнең ни дәрәҗәдә куелуына җентекле анализ ясады, бурычлар билгеләде. Безнең районга карата Татарстан Хөкүмәтенең җитди кисәтү-күрсәтмәләре юк. Барысы да планлы рөвештә бара.

-Мәгълүм булганча, ел башыннан районда 85 сәүдә ноктасына ЕГАИС электрон исәпләү җиһазлары урнаштырылды,-ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров. -Аларны бердәм электрон РАР системасына тоташтыру 1 апрельгә төгәлләнергә тиеш дигән максат куелды. Андагы электрон мәгълүмат базасына складтан кибеткә кайтарылган яки китерелгән һәр партия спиртлы эчемлекнең накладной-квитанция мәгълүматлары, башка документ әйләнеше кертелергә тиеш. Аны сатканда да чек мәгълүматлары ЕГАИС системасына кертелә. Бу эш вакытында башкарылмаса сәүдә ноктасының лицензиясе алына яки аның хуҗасына зур күләмле штраф санкцияләре кулланыла. Район кибетләрендә башлыча Татарстан заводларында җитештерелгән алкогольле продукция сатылырга тиеш-бу республикабыз казнасын кайгырту максатында эшләнә.

Һәм тагын бер яңалык-Казан сыра заводы һәм "Булгарпиво" продукциясен җәйге ачык мәйданчыкларда сатуга алынырга теләүчеләргә бу җиһазларны җитештерүче исәбеннән урнаштырып бирү, сыйфатлы товар белән тотрыклы тәэмин итү мөмкинлеге бар. Мондый теләкләре булган эшмәкәрләр район башкарма комитетына килеп, кирәкле мәгълүматлар алырга хокуклы.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев