Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзмәшгульләр арасында кабат җиңүчеләр билгеләнде

Казаннан тагын 50 үзмәшгуль 100 мең сумга кадәр грант алачак

(16 ноябрь, “Апастово-информ“).


Эшмәкәрләр акчаны яңа җиһазларга, рекламага яки чималга тотачаклар.
Казанда үзмәшгульләр өчен грантлар бәйгесенең өченче этабында җиңүчеләр билгеләнде. 50 эшмәкәр җиһазны яңарту, чимал сатып алу һәм реклама, яки укытуга акча алачак. Бу хакта Казан башкарма комитетының икътисадый үсеш комитеты рәисе Артур Вәлихмәтов дүшәмбе киңәшмәсендә сөйләде.
“50 грант иясе ачыкланды. Грантның күләме 100 мең сум. Конкурс комитеты әгъзалары тәкъдим ителгән портфолиоларның югары сыйфатын һәм катнашучыларның иҗади карашлы булуларын билгеләп үттеләр”, - диде Вәлиәхмәтов.
Бүгенге көндә Казанда 29 меңнән артык үзмәшгуль теркәлгән.
Ел башыннан аларның саны бер ярым тапкыр артты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев