Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Зожик» һәм «Экотим” бүләкләр алды

Сентябрьдә районда «Мәктәп чисталык Кубогы» зона турниры узды.

(20 ноябрь, “Апастово-информ”)


Турнир кысаларында Сабантуй мәйданында "чиста уеннар"- турнирның 1 этабы узды. 2 этапта турнирда катнашучылар «башка эш» сервисында биремнәр үтәделәр һәм баллар алдылар.
Ярышлар нәтиҗәсендә турнирның ике этабы нәтиҗәләре буенча республиканың иң яхшы 50 командасы ачыкланды. 728 команда арасында Апас мәктәбеннән "Зожик", "Экотим", "Эко-жуки" командалары һәм Каратун мәктәбеннән "Экоштурм" командасы Казан шәһәрендә Экологик квизның өченче финал этабында катнашты.
Казанда «Мәктәп чисталык Кубогы»ның финал этабын узды. Татарстанның төрле районнарыннан 54 команда экологик квизда көч сынашты. Соңгы этап нәтиҗәләре буенча "Зожик" һәм "Экотим" командалары республика җиңүчеләре унлыгында булдылар һәм кыйммәтле призлар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев