Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зур Күккүз авылында чаңгы сезонын ачу тантанасы үтте

22 январьда Зур Күккүз авылы уртасында районкүләм чаңгы сезонын ачу тантанасы үтте. Анда районның барлык мәктәпләре һәм аграр көллияттән 20 җыелма команда, сиксәннән артык спортчы катнашты. Көн салкын булу да куркытмады, ярышта катнашучылар тәкъдиме белән дистанцияләр бераз кыскартылды. Катнашучылар, ярышны карарга килгән авыл халкы өчен авыл клубында кайнар чәй тәкъдим...

22 январьда Зур Күккүз авылы уртасында районкүләм чаңгы сезонын ачу тантанасы үтте. Анда районның барлык мәктәпләре һәм аграр көллияттән 20 җыелма команда, сиксәннән артык спортчы катнашты. Көн салкын булу да куркытмады, ярышта катнашучылар тәкъдиме белән дистанцияләр бераз кыскартылды. Катнашучылар, ярышны карарга килгән авыл халкы өчен авыл клубында кайнар чәй тәкъдим ителде. Дәүләт прораммасы буенча Зур Күккүз авылы клубы быел капиталь ремонтланырга тиеш иде. Төзүчеләр җәйне көтмәгәннәр, бина эчендә идәннәрне инде алыштыра да башлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев