Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зур Күккүз авылында яшәүче Баевлар: “Төрле милләттән булуыбыз гаилә тормышыбызга комачаулык итмәде”

Зур Күккүз авылында яшәүче Александр абый белән Айсылу апа Баевлар бер-берсенә олы терәк булып, рус һәм татар милләтенең гореф-гадәтләрен, телен уртак һәм үз итеп, 45 елдан артык тигез гомер кичерә.

(11 ноябрь, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Гаилә башлыгы Александр рус милләтеннән булса, Айсылу апа исә Зур Күккүз авылында туып-үскән чып-чын татар хатын-кызы. Алар Үзбәкстанда таныша. Мәхәббәт дигән олы хис бер-берсенә ят булган, бетереп чит мохиттә тәрбияләнгән ике яшь йөрәкнең язмышын мәңгелеккә бәйли. Катнаш гаилә корыла.
- Александр чибәр, акыллы егет иде. Аның рус милләтеннән булуына никтер игътибар да итмәдем. Язмышыма язылган булгандыр. Әнием дә каршы килмәде. Александрның гаиләсе дә мине үз итте. Туганнары да миңа карата бик яхшы мөнәсәбәттә булдылар, - ди Айсылу апа.
Баевлар гаиләсендә өч бала – ике кыз һәм бер егет дөньяга аваз сала. Алар да татар һәм рус милләтенең гореф-гадәтләре нигезендә тәрбияләнә.
- Балалар янында әни кеше күбрәк булгангадыр инде минем динем, гореф-гадәтләрем өстенлек итте. Александр да моңа каршы килмәде. Ул, гомумән, бернәрсәгә ризасызлык белдермәде. Безнең гаиләдә динне, милли традицияләрне аеру булмады. Мәшәкатьләргә чумып, гадәти тормыш белән яшәдек дә яшәдек. Бәйрәмнәрне бергәләп үткәрдек, - ди хуҗабикә.
Балалар тугач, Александр абый белән Айсылу апа Казахстан якларына күченеп китәләр. Анда яшь гаиләнең гөрләп чәчәк аткан мизгелләре үтә. Балалар да үсеп, буйга җитә. Тик туган як турындагы уйлар Айсылу апаның күңеленнән бер генә чыкмый. Озакламый ул уйлар Баевларны Зур Күккүз авылына алып кайта. Алар Айсылу апаның туган йорты каршысында гына яңа йорт торгызалар. Икесе дә авыл хуҗалыгы берләшмәсенә эшкә керә. Айсылу апа озак еллар фермада сыер сава. Ә алтын куллы Александр абый оста токарь була. Авыл халкы да тырыш гаиләне үз итә. Тик кызганыч, Александр абыйның сәламәтлеге какшап китә. 6 ел элек ул инсульт кичерә. Гомере буе иңне-иңгә куеп яшәүче тормыш иптәше Айсылу апа аның сәламәтләндерү өчен бөтен көчен бирә. Һәрвакыт аның янәшәсендә булып, йөрәк җылысын, назын өләшә.
Гомере буе бердәм булып яшәгән Баевлар гаиләсенең олыгайган көннәре дә татулыкта, бердәмләктә үтә.
- Бәхетле гаиләнең асылын татулык, бердәмлек билгели. Иң мөһиме: бер-береңне хөрмәт итәргә кирәк. Икебез ике милләттән, ике диндә булу гаилә тормышыбызга комачаулык итмәде. Бер уйда, бер максат белән яшәдек,- диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев