Зур Күккүз җирлегендә Нәүрүз бәйрәме узды
Зур Күккүз авыл җирлегендә мәдәният хезмәткәрләре көче белән Нәүрүз бәйрәме узды.
Авыл халкы бәйрәмгә теләп килде. Биредә казан асып, “карга боткасы“ пешерелде. Табада коймак чышлады, самавырда чәй кайнады. Бәйрәм барышында кул эшләре һәм хуҗалык товарлары ярминкәсе дә тәкъдим ителде. Төрле уеннар, җыр-моң бәйрәмнең бизәге булды. Җирлекнең тальянчылары да читтә калмады. Алар авыл халкына бәйрәм кәефе өстәде. Мәктәп укучылары бәйрәмдә теләп катнашты. Халык канәгать булып, гореф-гадәтләрнең югалмавына сөенеп өйләренә таралды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев