Зур Күккүз мәктәбе укучысы Казанда беренчелекне яулап кайтты
25 ноябрь көнне Казанда VII республикакүләм «Путешествие к истокам» конкурсаның җинучеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Әлеге тантанада Зур Күккүз урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Александра Иванова "Welcom to Kokuzy» инновацион проект эше белән катнашып I нче урынлы дипломга һәм истәлекле буләкләргэ лаек булды. Александраның проект эшендә һәм призентациясендә районыбызның бай...
25 ноябрь көнне Казанда VII республикакүләм «Путешествие к истокам» конкурсаның җинучеләрне бүләкләү тантанасы үтте.
Әлеге тантанада Зур Күккүз урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Александра Иванова
"Welcom to Kokuzy» инновацион проект эше белән катнашып I нче урынлы дипломга һәм истәлекле буләкләргэ лаек булды.
Александраның проект эшендә һәм призентациясендә районыбызның бай тарихы, узенчәлекле гузәл табигате күпмилләтле тырыш халкы яшәвенә, район туристлар кабул итә алуына куп мисаллар китерелде.
-Проект эшләре белән шөгееләнуне мин сыйныф җитәкчем Фәридә Рафиковна Гыйззәтуллина кысыксындыруы буенча башладым. Сыйныфтан тыш сәгатьләрдэ без фән, культура, экологиягә багышланган төрле кызыклы материаллар фотосүрәтләр видеоязмалар туплыйбыз. Әзер проект эшләр белән төрле республикакүләм конкурсларда катнашабыз. Мин буген җиңүче булуыма бик шат -ди Александра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев