Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зур Күккүз мәктәбе укучылары зона ярышларына әзерләнә

Зур Күккүз мәктәбенең 6 сыйныф укучылары районкүләм “Иң дус класс“ бәйгесенә әти-әниләр мәктәп комитеты, авыл китапханәчесе Галия апалары оештырган курчак театры коллективы белән бергәләшеп, дәүләт программасы буенча былтыр яңартылган авыл мәдәният үзәге сәхнәсендә бик озаклап әзерләнделәр.

-Бу чынлап та бик дус һәм бердәм сыйныфта барлыгы 14 укучы укый,-ди класс җитәкчесе Роза Хәбибуллина. -Сыйныф әти-әниләр комитеты җитәкчесе Эльмира Гомәрова да зур оештыру сәләтенә ия.

Район этабында уннан артык мәктәп команадасы арасында 10 көн элек уздырылган бәйгедә Зур Күккүз мәктәбе беренче урынны яулады һәм бүген темпны киметмичә зона ярышларына ныклап әзерләнә. Анда да җиңәргә насыйп булсын, дип телик!

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев