Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зур Күккүз мәктәбе укытучысы Наилә Сөләйманова дәрәҗәле исемгә лаек булды

Мөгалимәгә күпьеллык намуслы хезмәте өчен "Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы" дигән мактаулы исем бирелде.

(7 июнь, "Апастово-информ").


Дәрәҗәле бүләк Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Халыкара рус теле көне уңаеннан узган тантаналы чара барышында тапшырылды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова җитәкчелегендәге Апас районы делегациясе дә катнашты.
"Хөрмәтле Наилә Мансур кызы Сөләйманованы дәрәҗәле исемгә ия булуы белән тәбрик итәбез. Фидакарь хезмәте өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез",- диде Гөлүсә Галләмова.
Наилә Сөләйманова озак еллар Зур Күккүз мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты фәнен укыта. Балаларда туган тел белән беррәттән рус теленә карата да мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли, нечкәлекләрен ача. Бүгенге көндә ул белем һәм тәрбия биргән укучылар уңышлары белән сөендерә. Тормышта үз урыннарын тапкан бихисап шәкертләре дә рәхмәт әйтеп баш ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев