Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зур Күккүз мәктәбендә “Татарстан заповедниклары” исемле ачык дәрес

2017 ел Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы булырак игълан ителде. Әлеге уңайдан, агымдагы елның январь аенда Рәссәй мәктәпләрендә "Россиякүләм заповедниклар" дәресе проекты эшләп китте. Зур Күккүз мәктәбе биология укытучысы Фәридә Гизатулина проектта катнашучы булып регистрация үтте.Элеге проект кысаларында ул 22 февраль көнне 1нче сыйныфтан 11 сыйныфка кадәр укучыларга "Татарстан...

2017 ел Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы булырак игълан ителде. Әлеге уңайдан, агымдагы елның январь аенда Рәссәй мәктәпләрендә "Россиякүләм заповедниклар" дәресе проекты эшләп китте.
Зур Күккүз мәктәбе биология укытучысы Фәридә Гизатулина проектта катнашучы булып регистрация үтте.Элеге проект кысаларында ул 22 февраль көнне 1нче сыйныфтан 11 сыйныфка кадәр укучыларга "Татарстан заповедниклары" исемле ачык дәрес үткәрде. Дәрестә балаларга республикабызның "Идел - Кама" заповеднигы, "Түбән Кама" милли паркы, "Кече-Таң" тыюлыгы һ.б. турында күп мәгълүмат бирелде, әлеге территорияләрдәге хайваннар, үсемлекләр дөньясына багышланган чыгышлар тыңланылды, презентация, видеоязма күрсәтелде. Башлангыч сыйныф укучылары сүзсез тамашада катнашты, урта яшьтәге укучылар бәйгенамәдә сынашты, өлкән сыйныф укучылары мини-проект эше белән шөгелләнделәр. Дәрестән соң балалар заповедникларга багышлап чыгарылган стенгазета һәм китаплар күргәзмәсе белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев