Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зур Күккүздә Сабантуй гөрли

Авылның иң матур җирендә урнашкан Сабантуй мәйданы хезмәт алдынгыларын, авылдашларны, чордашларны, классташларны, кунакларны җыйды.

(11 нче июнь, “Апастово-информ”).
Сабантуйны авыл мулласы илгә-көнгә иминлек теләп, изге азан белән ачып җибәрде. Район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гыйльфанов район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән сәламләде, изге теләкләрен ирештерде.
Сабантуйда хезмәт алдынгылары, иң өлкән кешедән алып яңа туган бәбигә кадәр, терлек асраучылар, мәктәп коллективы, юбилярлар хөрмәтләнде һәм бүләкләнделәр. 
“Сабантуй үткәрәбез дигән сүзне авыл халкы бердәм булып күтәреп алды. Шулай ук иганәчеләребез Ринат Миначев, Илдүс һәм Илсур Хәбибуллиннар, Чулпан Абдрахманова, Айрат Ибраһимов, Динар Низамов, Алмаз Әхлиуллин, Алсу Нигъмәтуллина, Фәнис Зарипов, Радик Ситдиков, Тәфкил Сөнгатуллин, Радик Гәрәевларлар ярдәм иттеләр. Гомумән, бер уйламаган кешеләр ярдәм кулы суздылар. Аларга барлык авыл халкы исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәм. ”, - диде авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова.
Казандагы Апас якташлар җәмгыяте әгъзасы Илсур Хәбибуллин да туган ягына бәйрәмгә кайткан. 
“Җирлек башлыгы Сабантуй уздырабыз дигәч аның сүзен бик рәхәтләнеп күтәреп алдык. Акчалата ярдәм иттем һәм бүләкләр алып кайттым. Сабантуй бик кирәк. Әби-бабайларның гореф-гадәтләрен югалтмыйча, яшь буынга тапшыру безнең бурыч”, - диде Илсур әфәнде.
Татар халкының милли уеннарында халык бердәм булып кушылды. Мәдәният хезмәткәрләренең дәртле җыр-биюләре бәйрәмгә ямь өстәде.
Тулырак газетабызның киләсе санында укырсыз.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев