Зур Күккүзлеләр балаларны сөендерделәр
Зур Күккүз мәдәният йортында балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Авыл балалары бергәләшеп чыршы тирәсендә рәхәтләнеп күңел ачтылар. Кунакка килгән Кыш бабай белән Кар кызы аларны бүләкләр белән соендерделәр. Соңыннан олысы-кечесе бергәләп гармуннар уйнатып, шау-гөр килеп чаналар шудылар. Бу бәйрәмне без балалар өчен ел саен диярлек оештырабыз. Үзебез иганәчеләр эзлибез....
Зур Күккүз мәдәният йортында балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Авыл балалары бергәләшеп чыршы тирәсендә рәхәтләнеп күңел ачтылар. Кунакка килгән Кыш бабай белән Кар кызы аларны бүләкләр белән соендерделәр. Соңыннан олысы-кечесе бергәләп гармуннар уйнатып, шау-гөр килеп чаналар шудылар. Бу бәйрәмне без балалар өчен ел саен диярлек оештырабыз. Үзебез иганәчеләр эзлибез. Быел исә безгә авылдаш егетебез Гыйзәтуллин Илмир ярдәм итте. Зур рәхмәтебезне белдерәбез без аңа, - дип хәбәр итәлзр китапханәче Галия Җәләлиева һәм Шәһидә Гыйзәтуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев