Зур Күккүз авылында - Бриллиант туй
Зур Күккүз авылында яшәүче Гаделгәрәй абый һәм Әлфия апа Хәлилуллиннар 60 ел иңне-иңгә куеп, парлы гаилә юлы буйлап атлыйлар. Алар Бриллиант туйларын билгеләп узган.
(23 декабрь, “Апастово-информ”).
Хәлилуллиннар гаиләсен гаилә бәйрәмнәре белән котлап, район башлыгы исеменнән бүләкләр һәм Рәхмәт хаты тапшырылды. Бу хакта ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина хәбәр итте.
Гаделгәрәй абый һәм Әлфия апа Хәлилуллиннар 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Балаларының игелеген, хөрмәтен тоеп гомер итәләр.
“Гаделгәрәй абый озак еллар шофер булып эшләде. Хәзер дә умарталар асрый. Әлфия апа гомере буе сыер сауды. Аш-суга бик оста. Җирлегебезнең үрнәк һәм күркәм гаиләсе”, - ди Зур Күккүз авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова.
Зур Куккуздэн Гаделгэрэй абый белэн Элфия апа Халилуллиннар. 60 ел парлы гомер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев