Зур Күккүз мәктәбе укучысы - республика олимпиада призеры
Мәктәп укучыларының республика олимпиадасында районыбыз укучысы җиңүле урын яулады.
(12 февраль, “Апастово-информ”).
Зур Күккүз урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Фәнилә Ибраһимова (җитәкчесе Гүзәл Хәйруллина) рус теленнән республикакүләм олимпиадасында призер булды.
Фәнилә Ибраһимова - тырыш, максатчан, зирәк укучыларның берсе. Ул фән олимпиадаларында еш катнаша. Мисал өчен, әле узган ел гына ул татар теленнән дә Халыкара олимпиадада призлы урынга ия булган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев