Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Журналист Ришат Җамалиев: “Улым мин узган юллардан йөри”

Бу көннәрдә өлкән хезмәттәшебез Ришат Җамалиев һәм аның тормыш иптәше Резедә апа шатлыклы мизгелләр кичерә.

(21 ноябрь, “Апастово-информ”). 
Аларның уллары Ранис махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайтты. 
Ранис 5 ай элек үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына китә. Бүгенге көндә ул рота старшинасы. 
“Хәрби бурычымны да Чечня җирләрендә үтәдем. Махсус хәрби операция башлангач та китәргә уйладым. Райондашларга, район башлыгы Айрат Җиһаншинга мин бик рәхмәтле. 5 айда 3 тапкыр гуманитар ярдәм алдык. Ялга кайтыр алдыннан гына районнан безгә машина алып килделәр. Мин аның белән әле 10 чакрым гына йөреп калдым”, - ди Ранис. 
Хәрби егетнең туган йортына ялга кайтуы әти-әнисе өчен зур сюрприз булган. Көтмәгәндә чәчәкләр белән кайтып кергән улларын күреп якыннары күз яшьләрен яшерә алмаган. 
“Мин батыр ул үстерүем белән горурланып яшим. Үзем дә хәрби хезмәт елларында шул якларда идем. Улым мин узган юллардан йөри дип тә горурланам. Исән-сау булып, тизрәк бөтенләйгә өйгә кайтуын телибез”, - ди Ришат абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев