Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Зөя" ял-сәламәтләндерү Үзәгендә балалар лагере җәйге сменасын ачты

Үзәктә ел дәвамында барлыгы 1888бала ял итәчәк.

(3 июнь, "Апастово-информ").


"Зөя" ял һәм сәламәтләндерү Үзәгендә җәйге смена тантаналы төстә ачылды. Бирегә җәйге ялларын файдалы һәм күңелле итеп уздырырга җыелган балаларны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, аның урынбасары Гөлүсә Галләмова, районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илсур Хәлимов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева сәламләде.
Биредә беренче сменада барлыгы 228 бала ял итә. Районның 100 баласы белән бергә республиканың Яшел Үзән, Югары Ослан районнарыннан һәм Казан шәһәреннән килгән балалар да җәйге ялларын күңелле итеп уздырачак.
"Зөя" ял һәм сәламәтләндерү үзәгендә балалар ял итү белән беррәттән интеллектуаль, тәрбияви чараларда катнашалар. Алар өчен экскурсияләр, кичәләр, флешмоблар оештырыла, сәламәтлекләрен ныгыту мөмкинлеге дә булдырыла.
Быел "Зөя" ял һәм сәламәтләндерү Үзәге күркәм үзгәрешләр кичерде. Биредә күләмле төзекләндерү эшләре алып барылды.
"Үзәгебез елдан-ел матурлана, яңарыш кичерә. Быел икенче икенче ял итү бинасы һәм бассейн төзекләндерелде. Биналар заманча төсмер алды. Уңайлылыклар да артты. Барысы да үзвакытында башкарылды. Район башлыгына һәм төзүчеләргә олы рәхмәт", - диде Үзәк җитәкчесе Хәйдәр Булатов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев