Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Зөя“ ял-сәламәтләндерү үзәгендә бәйге нәтиҗәләре

Район эчке эшләр, район яшьләр эше һәм спорт бүлеге республикакүләм узучы "Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәгендә рәсем һәм шулай ук спорт ярышлары буенча "Күңелле стартлар" бәйгесе үткәрде. Рәсем бәйгесендә 120гә якын бала катнашкан. Бик оста итеп тиешле теманы яктырткан 9 балага район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше...

Район эчке эшләр, район яшьләр эше һәм спорт бүлеге республикакүләм узучы "Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәгендә рәсем һәм шулай ук спорт ярышлары буенча "Күңелле стартлар" бәйгесе үткәрде. Рәсем бәйгесендә 120гә якын бала катнашкан. Бик оста итеп тиешле теманы яктырткан 9 балага район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча өлкән инспекторы Рания Михайлова полиция начальнигы Рамил Хәбибуллин исеменнән Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Биредә ял итүче балалар "Күңелле стартлар"да актив катнаштылар. Волейбол бәйгесендә җиңүче команданы район яшьләр эше һәм спорт бүлеге белгече Ләйсән Гайфетдинова котлады.

Гөлзада Гатауллина.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев