Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
none

10 айда 99 мең сумлык штраф

Ел башыннан “Халык контроле“ сайты аша спиртлы эчемлекләрне законсыз әйләнешенә бәйле оператив, төгәл электрон адреслы 12 хәбәр керде һәм тикшерелде

Районга эш визиты белән Татарстан “Госалкоголь“ дәүләт инспекциясе бүлеге җитәкчесе Татьяна Хәбибуллина килде. Ул район кулланучылар хокукларын яклау һәм дәүләт “Госалкоголь“ инспекциясе вәкиле Гөлнара Абдрахманова белән берлектә халыкны кабул итүдә катнашты, шулай ук район эчке эшләр бүлеге вәкиле Рөстәм Сәлахетдинов белән эшлекле хезмәттәшлек турында киңәшләште. Шулай ук Казан вәкиле Закондагы яңалыклар белән таныштырды. Районда кулланучылар хокукларын яклау буенча быел ун айда башкарылган эшне анализлады. 
-Ел башыннан безнең хезмәткә “Халык контроле“ сайты аша спиртлы эчемлекләрне законсыз әйләнешенә бәйле оператив, төгәл электрон адреслы 12 хәбәр керде һәм тикшерелде. Аларның дүртесе расланды. Дөрес хәбәр урнаштыручы 4 апаслыга дәүләт тарафыннан барлыгы 12 мең сумлык акчалата түләү башкарылды,-диде хәбәрчегә Гөлнара Абдрахманова. 
Ялган, шикле спиртлы эчемлекләр кулланудан быел 2 апаслы вакытсыз вафат булды. Кулланучылар хокукларын яклау юнәлешендә ун айда апаслылардан 105 мөрәҗәгать керде һәм аларның һәркайсы кабул итү вакытында консультация алды. Сәүдә нокталарында ЕГАИС электрон системасының төгәл һәм гадел кулланышына кагылышлы 12 тикшерү үткәрелде һәм чаралар күрелде. Законнарны бозучыларга карата 9 протокол төзелде. Шуларга нигезләнеп, 128 литр легаль булмаган спиртлы эчемлек кулланыштан алынды. Гаепле физик һәм юридик затларга 99 мең сумлык административ штраф санкцияләре кулланылды. 
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев