Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
none

Узган ел Татарстанда 20 судья хезмәттән киткән

2025нче елда Татарстанда барлыгы 20 мировой һәм федераль судья, шулай ук ТР Югары суды судьялары отставкага киткән. Бу хакта бүген судьяларның хисап-сайлау конференциясендә Татарстан Республикасы Югары суды рәисе Азат Гыйльметдинов сөйләде.

"Бүгенге көндә Татарстанда 689 судья эшли. Узган ел Югары суд рәисе урынбасары итеп бер кеше, Югары судның дүрт судьясы һәм 12 рәис, 5 рәис урынбасары, район һәм шәһәр судларының 21 судьясы билгеләнде", – дигән мәгълүматлар китерде ул.


Узган ел 16 федераль судья, 9 мировой судья һәм ТР Югары судының биш судьясы отставкага китте, дип өстәде Татарстан Республикасы Югары суды рәисе.
"Кадрлар кытлыгы, бигрәк тә дәүләт хезмәткәрләре арасында, соңгы елларда иң кискен проблемаларның берсе булып кала иде. Төп сәбәпләр – зур эш йөкләнеше һәм карьера үсеше мөмкинлекләренең чикләнгән булуы. Ләкин ел ахырына хәл контрольгә алынды һәм район судлары аппаратының комплектлануы 95% тәшкил итте, ә мировой судьялар буенча – барлык 99%", – дип өстәде ул.


Суд системасының кадрлар составы даими динамикада, дип билгеләп үтте ТРда Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов.
"Суд аппараты хезмәткәрләренең эштән китү тенденциясе саклануы беркемгә дә сер түгел. Статистика өчен: 2023 елда эштән киткән суд аппараты хезмәткәрләре саны – 281, 2024 елда – 242, 2025 елда – 255. Кызганычка каршы, судьяларның отставкага китү тенденциясе саклана. Сәбәпләре билгеле", – дип билгеләп үтте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев