1нче августтан кайбер пенсионерларның түләүләре артачак
2026нчы елның 1 августыннан Россиядә тупланма пенсия һәм кайбер вакытлы пенсия түләүләрен алучыларның пенсияләре артачак. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Алексей Говырин хәбәр иткән.
Аның сүзләренә караганда, Россия Социаль фонды аша тупланма пенсия алучыларның түләүләре 17,3 процентка индексацияләнәчәк. Пенсионерларга моның өчен гариза бирергә кирәкми - яңадан исәпләү автомат рәвештә башкарылачак.
Әлеге үзгәрешләр пенсиянең тупланма өлешенә кертемнәр күчерелгән гражданнарга, шулай ук пенсия тупланмаларын дәүләт тарафыннан финанслау программасында катнашучыларга, ана капиталын тупланма пенсиягә юнәлткән кешеләргә һәм үз теләге белән өстәмә кертемнәр ясаган россиялеләргә кагылачак. Соңгы категория өчен түләүләр 19,3 процентка артачак.
Шул ук вакытта августтагы әлеге индексация картлык буенча иминият пенсияләренә, социаль пенсияләргә, инвалидлык, туендыручысын югалту буенча түләүләргә һәм хәрби пенсияләргә кагылмый.
Чыганак “Татар-информ”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев