Агачка очып кергән һәм янган машина руле артында 30 яшьлек ир-ат булган
Агачка очып кергән һәм янган автомобиль руле артында 30 яшьлек ир-ат булган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, төнлә Яшел Үзән районында машина агачка очып керә һәм яна башлый. Автомобильдә җиде яшүсмер булган. Аларның алтысы урында ук һәлак була, тагын берсе авыр хәлдә һәм тәненең 30 проценты пешкән хәлдә Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенә китерелә. Алга таба зыян күрүчене Республика балалар клиник хастаханәсенә күчерәләр.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу буенча җинаять эше кузгатылган. Ведомствода өстәгәнчә, машина йөртүченең транспорт йөртү хокукы булмаган. Шулай ук машинада булганнарның барысы да Татарстаннан булмаганлыгы расланды. Аларның барысы да – Марий Элда яшәүчеләр булуы ихтимал.
Чыганак – “Татар-информ”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев