Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Айрат Хәйруллин ясалма интеллектны үстерү комиссиясенә керде

“Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгының элекке җитәкчесе Айрат Хәйруллин Россия Президенты каршындагы Ясалма интеллектны (ИИ) үстерү комиссиясе составына керде”, - дип яза “Татар-информ” үзенең хәбәрендә.

Февраль ахырында Россия Президенты Владимир Путин әлеге комиссияне булдыру турында указга кул куйган иде.
Моннан тыш, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 7 мартта Айрат Хәйруллинны республика Премьер-министрының җәмәгать башлангычларында эшләүче ярдәмчесе итеп билгеләү турындагы указны имзалады.


Элегрәк билгеләп үтелгәнчә, 2030 елга Татарстан үзенең ясалма интеллект инфраструктурасын булдыруны максат итеп куя. Бу республика өчен технологик суверенитетка таба мөһим адым булачак, дип ассызыклана хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев