Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Акхуҗалылар “Ярдәм янәшә” акциясенә кушылды

Бүген тылның ныклыгы бик кирәк.


Тарихта  әби-бабаларыбыз, әти-әниләребезнең Бөек Ватан сугышы елларында  фронтка  нинди  юллар  белән ярдәм итүләре турында  күпләребез  ишетеп үскән буын вәкиле. Ул дәвер кешеләре илебезгә килгән зур сынауны бергәләшеп җиңгән. Бугенге көндә  махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез өчен туган җирдән һәр хәбәр дә зур сөенеч, рухландыручы,  батырлыкка өндәүче көч булып тора. Шуңа да Апас районы Акхужа авылының хөрмәтле волонтерлары-әниләребез, апаларыбыз егетләребезгә ярдәм йөзеннән оештырылган изге эшкә өлеш керттеләр. Алар күңел җылыларын биреп, үзләренең изге догаларын тели-тели  тәмле итеп өй токмачы һәм шифалы үләннәрдән  чәй әзерләделәр. “Бердәм булып, кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик, Ватанны саклаучыларның исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп көтеп торыйк”- диләр әниләр. Шулай ук мәктәп укучылары да игелекле эштән читтә калмады. Хәрби абыйларына алар җылы хатларын юлладылар. “Ярдәм янәшә “ акциясенә кушылган авылыбыз волонтерларына, зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Әзерләнгән күчтәнәчләр Валиуллин Айдар  тарафыннан “Алга” гуманитар ярдәм  җыю оешмасына  илтеп тапшырылды.   Аллаһы Тәгалә һәрберегезне дә   исәнлектән-саулыктан аермасын, дөньяларыбыз тизрәк тынычланып, ир-егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын иде.
Зөлфия Вәлиуллина,
Акхуҗа авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев