Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Алабугада кызларның хәвефле йөрүе штраф белән тәмамланган

Татарстанның Алабуга районында җиңел автомобильдә хәвефле йөрү күрсәткән 26 яшьлек кыз административ җаваплылыкка тартылган.

Социаль челтәрләрдә таралган видеода ике кызның «Лада Гранта» автомобиле өстендә баруы күренә. Аларның берсе - бамперга, икенчесе багажник капкачына утырган килеш хәрәкәт иткән.
Полиция хезмәткәрләре әлеге машинаны “Тоннель” рейды вакытында туктаткан. Тикшерү барышында ачыкланганча, руль артындагы кыз моңа кадәр үк 18 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән булган.
Хокук бозучыга карата административ беркетмә төзелгән. Автомобиль штрафстоянкага озатылган, машина йөртү таныклыгы тартып алынган.
Чыганак “Татар-информ”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев