Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Апас «Хаҗәр» рухи-әхлакый үзәгендә шәкертләр өчен ифтар мәҗлесе узды

Программада “Ак яфрак” әсәрен ислам темасына үзгәртеп сәхнәләштерү, Рамазан ае уңаеннан ясалган рәсемнәрне бәяләү, нәтиҗә чыгару һәм иң мөһиме - балаларга Рамазан аеның фазыйләтләрен аңлатып, авыз ачтыру иде. Һәрбер бала күчтәнәчләр белән бүләкләнде.

Үзәкнең мөдире Айназ хәзрәт Сафиуллин: 
“Балаларга көч, энергия, вакытны биреп, бәрәкәтнең һәм көчебезнең 10 тапкыр артыграк булуын тоям. Балаларыбыз иманлы, шәфкатьле, миһербанлы булып үссеннәр иде», - дигән фикерне белдерде.
Ошбу мәҗлесне оештыручы "Хәҗәр" үзәге хезмәткәрләреннән, әти-әни һәм балалардан, көчен керткән иганәчеләрдән, булышучылардан, "Ярдәм" фонды җитәкчелегеннән Раббыбыз Аллаһ разый булсын!
Бу хакта “Апаста дини хәят” телеграм-каналында хәбәр ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев