Апаста 1 айда 5 шофер правасыз калган
Районда узган айда 5 машина йөртүчегә катгый җәза бирелгән.
Суд карары нигезендә шоферларга 45 мең сум штраф билгеләнгән һәм алар 18 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгәннәр.
Б. И.Ф., В.Р.М., Б.М.А., Г.А.И., О.А.С. суд каршына басып, гамәлләре өчен җитди җавап биргән. Бу хакта Апас районы башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итте.
“Руль артына салмыш килеш утырып чыгучыларның иминлеге икеләтә куркыныч астында. Шул ук вакытта аларның бер гаепсез кешегә дә зыян китермәс дип тә әйтеп булмый. Юлларда аек акыл белән йөрсәк иде”, - ди комиссиянең җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов.+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев