Апаста 2 сәгатьтә 16 кагыйдә бозучы ачыкланган
Районда чираттагы “Тоннель” операциясе Казан-Ульян юлында узды. Иртәнге сәгатьләрдә үк ДАИ инспекторларын һәм полиция хезмәткәрләрен берләштергән рейдта 16 кагыйдә бозучы ачыкланды.
-Төп игътибар автобусларга бирелде. Техник карау узмаган 2, тахографы булмаган 2 автобус туктатылды. Тормоз системасы төзек булмаган 1 автобус штраф стоянкасына ябылды. Автобусның тормоз системасы төзексезлеге куркыныч тудырырга, авариягә китерергә мөмкин. Тормоз системасы хәрәкәт тизлеген киметү, туктау һәм туктаганда урында тоту өчен каралган, һәм аңа дәүләт стандарты һәм халыкара кагыйдәләр белән регламентланган билгеле бер таләпләр куела, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүчеләр арасында куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләр, штрафларын вакытында түләмәүчеләр дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев