Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Апаста “Балкыш” фестиваленең сайлап алу турлары тәмамланды

Ветераннар арасында һәвәскәр башкаручыларның «Балкыш» республика фестиваленең район туры быел тугызынчы тапкыр уза.

(9 февраль, “Апастово-информ”). 
“Зоналарда фестивальнең сайлау турлары узды. Бүген ул Апас мәдәният йортында үтә. Өлкәннәр теләп катнаша. Быел хәтта Иске Әнәле авылыннан 92 яшьлек өлкән райондашыбыз да килде. Өлкәннәр осталыкларын күрсәтә, җырлый, шигырьләр сөйли, бии, бергәләшеп ял итә. Идрәз, Урта Балтай, Каратунда узган фестивальләр матур тәэсирләр калдырды. Апаста да бик матур чыгышлар белән төгәлләдек”, - ди районның ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина. 


Кул эшләре күргәзмәләрендә өлкәннәрнең иҗат җимешләре урын алды. 
“Балкыш” фестивале 350 сәхнәгә гашыйк райондашыбызны берләштерде. Ә иң-иңнәрне зона туры көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев