Апаста яшелләндерү эше бара
«Апас-Арена» стадионы тирәсендә спорт мәктәбе коллективы көче белән Бөек Жиңү көненә багышлап 200гә якын яшь чыршы агачы утыртылды.
(7 май, “Апастово-информ”).
"1нче Май бәйрәменә кадәр урынын билгеләп, агач төпләрен казып калдырган идек. Бүген үсентеләрне питомниктан казып алып кайттык, әзер урыннарга утыртып чыктык. Тиздән алар стадионны гына түгел, бөтен Апасны ямьләп, матурлап торырлар. Транспорт ярдәме күрсәткән Апас аграр көллият җитәкчесе Нигъмәтҗанов Илгизәр Анисовичка зур рәхмәт!" - ди Апас спорт мәктәбе директоры Айдар Хәйруллин.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев