Апаста «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында уку кабинетлары җиһазланган
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен 2026 елда 7,5 миллиард сумнан артык акча каралган.
Яшьләр һәм балалар, аларның мөмкинлекләрен арттыру өчен милли проект нигезендә мәктәпләр, өстәмә белем бирү үзәкләре төзелә.
-Республика, район җитәкчелеге белем бирү оешмалары челтәрен яңартуга, төзекләндерүгә зур игътибар бирә. 2025/2026 уку елының башына Апас урта мәктәбендә колачлы ремонтның икенче этабы тәмамланды. Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп мәктәбенең ашханәсенә ремонт ясалып, яңа җиһазлар урнаштырылды. Район үзәге Апаста 80 балага каралган «Әкият» балалар бакчасы төзелеше тәмамланды. Апас аграр көллияте яңа тулай тораклы булды. Быел уку корпусларында һәм территориясендә төзекләндерү эшләре тәмамланды.
Районда өстәмә белем учреждениеләре тулы көченә эшләп килә. «Алтын алка» боз сарае, «Дельфин» бассейны, «Апас» спорт комплексы, «Максат» теннис үзәге, ябык футбол аренасы, «Апас» ачык футбол кыры – балаларның төрле юнәлештә сәләтләрен үстерергә мөмкинлек бирә.
Мәгариф оешмалары федераль исемлеккә ярашлы дәреслекләр һәм укыту пособиеләре белән тәэмин ителгән. «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Балаларга иң яхшысы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында тормыш иминлеге нигезләре, технология уку кабинетларына яңа җиһазлар кайтарылды, - ди район мәгариф бүлеге мөдире Гөлүсә Галләмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев