Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Апаста районкүләм шигырь бәйгесе узды

Апас үзәк китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 140 ел тулу уңаеннан “Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән районкүләм шигырь сөйләүчеләр бәйгесенең муниципаль этабы узды.

Әлеге этапта районның зона турларын уңышлы үткән 60тан артык нәфис сүз остасы көч сынашты. Катнашучылар Тукай иҗатына мөрәҗәгать итеп, шигъри әсәрләрне сәнгатьле итеп башкаруда осталыкларын күрсәтте.
Бәйгенең җиңүчеләре инде билгеле. Нәтиҗәләр 23нче апрельдә 14.00 сәгатьләрдә район мәдәният йортында игълан ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев