Апаста сәламәтлеге чикле балалар, аларның әти-әниләре, укытучылары өчен чара узды
«Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте «Күңел гармониясе - сәламәтлекләре чикле балаларга ярдәм» проекты кысаларында Апас районында булды.
(11 март, “Апастово-информ”).
Чараның максаты - сәламәтлеге чикле булган балаларга иҗади мөмкинлеген ачарга, һөнәри юнәлешле ярдәм алырга һәм җәмгыятькә уңайлырак җайлашырга ярдәм итү.
“Бүген бездә бик мөһим чара. "Күңел гармониясе - сәламәтлекләре чикле балаларга ярдәм» проекты кысаларында очраштык. Районда 90нан артык мөмкинлеге чикле бала яши. Аларның сәләтен, мөмкинлекләрен үстерү, ярдәм итү – безнең бурыч. Аларның уңышы артында әти-әниләрнең, укытучыларның зур тырышлыгы ята”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова.
“Әлеге проектны берничә ел гамәлгә ашырабыз. Без күп еллардан бирле физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм алар тәрбияләнүче гаиләләр белән эшлибез. Һәр бала билгеле талантлы, сәләтле булып туа, безнең алда аларны вакытында күреп алып, аны үстерергә һәм уңышларга ирешергә ярдәм итү бурычы тора. Без 30дан артык районда булдык. Районнар бик теләп кабул итә. Эшебезнең нәтиҗәсе дә бар”, - диде «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова.
Чарада Казанның 18нче балалар музыка мәктәбенең үзенчәлекле балаларының чыгышларын яңгырады. Аларның сәләтле булулары нык сокландырды. Райондашыбыз Илүзә Галиеваның чыгышы да алкышларга күмелде.
“Үзенчәлекле балаларның иҗатка мөмкинлекләре күп булса да, алар белән эшләүнең проблемалары да бар. Шунлыктан андыйларны музыка мәктәпләренә алырга бик ашкынып тормыйлар иде. Әлеге проблеманы чишү юлларын таптык”, - ди Алсу Тарханова.
«Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте берничә ел дәвамында сәламәтлеге чикле балаларны комплекслы тернәкләндерүгә юнәлдерелгән проектны тормышка ашыра һәм республика районнарында күчмә чаралар үткәрә. Балалар, аларны музыкага өйрәтүче педагоглар өчен мастер-класслар, балалар белән һөнәри юнәлеш бирү буенча дәресләр районда узган чарада да оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев