Апаста студентлар «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты ярдәмендә төзелгән тулай торакта яши
Бина 3 катлы, 80 урынга исәпләнгән. Төзелеш эшләре өчен 160 миллион сум акча сарыф ителгән.
Илкүләм проектлар 2019 елдан Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла. «2030 елга кадәрге чорга һәм 2036 елга кадәрге перспективага РФ үсешенең милли максатлары турында"гы Указны дәүләт башлыгы 2024 елның 7 маенда имзалады. Документ ил үсешендә төп өстенлекләрне терки.
-Көллияттә Кайбыч, Кама Тамагы, Югары Ослан районнарыннан, Казан, Яшел Үзән, Ульян шәһәрләреннән студентлар белем ала. Һөнәр үзләштерергә теләүчеләр саны 2 мәртәбә арту нәтиҗәсендә, көллияткә килүче студентлар өчен торакка ихтыяҗ зур иде, - ди район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Апас аграр көллияте Татарстан Республикасының Идел аръягы зонасында авыл хуҗалыгы юнәлешендәге белгечләр әзерләү буенча таныла бара. Хәзерге вакытта биредә 326 студент белем ала.
Өч катлы бина заманча шартларга, барлык таләпләргә туры китерелеп төзелгән. Беренче катта физик мөмкинлекләре чикле студентлар, икенче катта егетләр һәм өченче катта кызлар яши. Алар өчен 2, 3 һәм 4 урынлы йокы һәм шулай ук аш, юыну бүлмәләре бар. Бинада 63 урынга исәпләнгән актлар һәм спорт заллары урнашкан. Шулай ук куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында махсус җиһазлар: янгын чыгуны кисәтүче җиһазлар, видеокамералар урнаштырылган.
- Безнең өчен бик мөһим объект, студентлар өчен зур бүләк. Соңгы елларда уку йортыбызда белем алучыларның артуы күзәтелә. Тирә-күрше районнардан да киләләр. Яңа тулай торакка ихтыяҗ зур иде. Биредә уку алдынгылары, спортчылар, активистлар яшәячәк, - ди көллият җитәкчесе Илгизәр Нигъмәтҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев