Апаста су басуларны булдырмау бурычы куела
Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттагы утырышы су басуларга әзерлек темасына багышланды.
(6 март, “Апастово-информ”).
Район башкарма комитеты җитәкчесе, комиссиянең председателе Булат Әхмәтҗанов оешмаларга һәм җаваплы затларга төгәл бурычлар куйды, су басуларга әзерлек, халыкның иминлеген тәэмин итү хакында җитди сөйләшүләр алып барды.
Көннәр җылыту белән, елгаларда боз тыгылу, су кисәк күтәрелү сәбәпле кайбер җирлекләргә куркыныч яный.
-Бу Дәвеш, Чирү, Шыгай, Азбаба, Зур Күккүз, Чури-Бураш, Танай-Турай, Караборнаш авылларына кагылырга мөмкин. Районда 16 гидротехник корылмалар бар. Алар тикшерелде. Халыкны кисәтү системасы төзек, - дип белдерде җитәкче.
Карны вакытында чистартып, бина, йорт һәм куркыныч тудыручы җирләргә су агу ермаклары ясау да мөһим эшләрнең берсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев