Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Апастан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк китте

Гуманитар йөк егетләрнең теләк-ихтыяҗларын истә алып җыелды.

 (13 февраль, “Апастово-информ”). 
Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров сүзләренчә, алар 19нчы тапкыр ерак юлга кузгала. 
“Барлык райондашларга, мәктәп, балалар бакчалары коллективларына, авыл җирлекләре, оешмаларга зур рәхмәт. Халыктан 800 меңгә якын акча җыелды. Һәр егеткә шәхси тартмалар тутырдык. Җылылык саклый торган киемнәр, өс-баш киемнәре, йокы капчыклары, фонарьлар, волонтерлар әзерләгән токмачлар, чәк-чәкләр, баллар, чәйләр куйдык. Бу юлы Донецк һәм Луганск өлкәсендә хезмәт иткән егетләр янына барабыз. Башка өлкәләргә соңрак бару күздә тотыла”, - ди Ленар Хантимиров. 
Шулай ук егетләр өчен саклану җиһазлары да булдырылган.
“Квадрокоптер, дрон детекторлары, дроннар 2 миллион 200 мең сумга сумга төште. Безгә район башлыгы тырышлыгы белән иганәчеләр, башкалада эшләүче оешмалар булыштылар. Егетләргә посылкалар халыктан җыелган акчага тупланды. Шулай ук һәрвакыт ярдәм итүче Ринат Миначевка рәхмәт. Егетләргә 2 машина да алып барабыз. Егетләргә балалар язган хатларны куелды”, - ди Ленар Хантимиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев