Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Белгород өлкәсендә пилотсыз очкыч һөҗүме нәтиҗәсендә хатын-кыз һәлак булган

“Белгород өлкәсендә пилотсыз очкыч һөҗүме нәтиҗәсендә бер хатын-кызның гомере өзелгән, тагын ике кеше җәрәхәтләр алган. Бу хакта Белгород өлкәсенең оператив штабы хәбәр итә”, - дип яза “Татар-информ”.

Оператив штаб мәгълүматлары буенча, фаҗига Борисовский округының Березовка авылында булган. Шәхси йорт территориясенә пилотсыз очкычтан шартлаткыч җайланма ташланган. Алган җәрәхәтләрдән хатын-кыз вакыйга урынында ук һәлак булган.
Моннан тыш, Ракитянский округының Криничное авылында FPV-дрон шартлавы нәтиҗәсендә ике ир-ат җәрәхәтләр алган. Алар башта район хастаханәсенә озатылган, беренче медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң Белгород шәһәрендәге медицина учреждениеләренә күчерелгән.

Чыганак: “Татар-информ”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев