Биектау районында янгын вакытында 71 яшьлек ир-ат һәлак булган
Биектау районының Бөреле бистәсендә бакча йортында чыккан янгын фаҗига белән тәмамланган.
Ут эчендә 71 яшьлек ир-атның гомере өзелгән.
“ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, янгын 48 квадрат метр мәйданны биләп алган. Янгынны сүндерү барышында коткаручылар йорт эчендә ир-атның мәетен тапкан”, - дип яза “Татар-информ”.
Беренчел фаразлар буенча, ут электр җылыткычы төзексезлеге аркасында чыккан булырга мөмкин.
Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев