Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять һәм без

Борнаш мәктәбендә 11 нче сыйныфны тәмамлаган 8 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады

«Соңгы кыңгырау» бәйрәме тантаналы линейка белән башланды. Кичәне мәктәп директоры Алсу Шәйхетдинова ачып җибәрде.

Укучыларга, коллективка, кунакларга изге теләкләрен юллады. Укучыларның һәрберсенә Мактау грамоталары тапшырды. 

Бәйрәм кичәсендә чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре, ветеран укытучылар, авыл җирлеге башлыклары, районыбыз вәкилләре дә катнашты. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева -кичәнең кадерле кунагы иде. Ул чыгарылыш сыйныф укучыларын укуда һәм спортта ирешкән уңышлары белән котлады, грамоталар тапшырды, бик җылы теләкләрен җиткерде. Мәгариф өлкәсендә уңышка ирешкән укытучыларны котлады. Озак еллар башлангыч сыйныфлар укыткан Тәхәвиева Эльмира Мансур кызына Мәгарифне үстерүдәге казанышлары өчен Россия Федерациясенең "Мәгариф Отличнигы" күкрәк билгесен тапшырды. 
"Соңгы кыңгырау ул, урта мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юлланган егетләр һәм кызларны алдагы көннәрнең гаҗәп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың аларның кадерле укытучылары һәм мәктәп белән хушлашу авазы", - ди мәктәп директоры Алсу Шәйхетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев