Быел Татарстанда терлекчелек объектлары кайсы районнарда төзелүе ачыкланды
Быел республикада 15,7 мең баш терлеккә 20 терлекчелек объекты төзеләчәк.
Нәтиҗәдә, сөт җитештерү күрсәткече 125 мең тоннага арттырылачак дип фаразлана.
Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм аның каршындагы эксперт советы утырышында Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов сөйләде.
Яңа ферма объектлары Актаныш, Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Кайбыч, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Теләче, Тәтеш, Ютазы районнарында төзеләчәк.
«Узган елларда савымны арттыру өчен технологияләрне яхшырту һәм заманча сөтчелек комплексларын кертү хисабына уңышка ирештек. Быел 11,3 мең баш терлеккә 18 объект куллануга керде», — дип белдерде министр урынбасары.
Яңа фермалар Әгерҗе, Актаныш, Арча, Балтач, Биектау, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Яңа Чишмә, Саба, Чистай, Ютазы районнарында төзелә.
Узган елда 524 мең тонна ит, 1 миллиард 636 миллион йомырка җитештерелде. 2 миллион 378 мең тонна сөт савылды. Бер сыерга савым күрсәткече артып, 8873 кг тәшкил итте.
2030 елга республиканың Рәисе тарафыннан бер сыерга 10 мең кг савым күрсәткеченә ирешү бурычы куела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев