Чаллы - Сарман юлында хәрәкәт вакытлыча туктатылган
Чаллы - Сарман автомобиль юлында көчле яңгырлар нәтиҗәсендә асфальт-бетон өслеге ишелгән. Шуңа бәйле рәвештә әлеге участокта транспорт хәрәкәте вакытлыча тулысынча ябылган.
Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин автомобильчеләрдән килеп туган вазгыятьне исәпкә алуларын һәм Петровск заводы белән Ләке авыл җирлеге аша оештырылган урау маршруттан файдалануларын сораган.
Хәзерге вакытта вакыйга урынында җаваплы хезмәтләр эшли. Белгечләр юлның торышын бәяли һәм хәрәкәтне торгызу буенча чаралар күрә.
17 июльгә каршы төндә Татарстанда көчле яңгырлар күзәтелде.
Чыганак “Татар-информ”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев