«Чиста болыннар» тыюлыгында Кызыл китапка кертелгән коңгызның сирәк төрен тапканнар
Региональ әһәмияттәге комплекслы профильле «Чиста болыннар» дәүләт табигый тыюлыгы территориясендә өченче фәнни экспедиция дәвам итә. Бу хакта биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә, - дип яза “Татар-информ”.
(6 июль, “Апастово-информ”).
Экосистеманы тикшерүдә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Экология проблемалары һәм җир асты байлыкларыннан файдалану институты, Казан (Идел буе) федераль университеты белгечләре, шулай ук биоресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты хезмәткәрләре катнаша. Кыр эшләре барышында галимнәр территорияне маршрут буенча тикшерәләр, сынау мәйданчыкларына нигез салалар һәм гербар үрнәкләрен җыялар. Әлеге мәгълүматлар тыюлыкның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында актуаль база булдырырга мөмкинлек бирәчәк һәм алдагы экспедицияләрне планлаштырганда, шулай ук озак вакытлы экологик мониторинг нокталарын билгеләгәндә кулланылачак. Беренче нәтиҗәләр белән туфрак зоологлары уртаклашты: утрау участокларында сирәк очрый торган купшы коңгызның яшәү урыннары табылды.
Беренче нәтиҗәләр белән туфрак зоологлары уртаклашты: утрау участокларында сирәк очрый торган щеглов коңгызының (Carabus stscheglowi) яшәү урыннары табылды, ул Татарстан Республикасының Кызыл китабының яңа басмасына кертелгән. Якын арада белгечләр тәңкәле канатлыларның төр составын да билгеләргә планлаштыралар. Галимнәр алга таба тикшеренүләр төбәкнең уникаль табигате турындагы күзаллауларны киңәйтә торган яңа ачышларга китерергә мөмкинлеген кире какмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев