Дәүләкидә ифтар ашлары уза
Рамазан ае дәвамында Дәүләки авылы мәчетендә ифтар ашлары уза.
(11 март, “Апастово-информ”).
“Ир-атлар өчен дә, хатын-кызлар өчен дә ачыз ачтыру мәҗлесләре оештырабыз. Ислам дине нигезләре, Рамазан ае турында вәгазьләр сөйләнә. Намазга да авылдашлар теләп йөри”, - ди мәчетнең имамы Ильяс хәзрәт.
Мәчетнең ишекләре һәрчак ачык. Тәрәвих намазына 17-18 кеше килә. Арада яшьләр дә булуы сөенечле.
“19 февральдә мәчетебездә ифтар оештырудан башлап җибәргән идек. Ходайга шөкер, мөнәҗәт бәйрәме дә матур гына узып китте. Алга таба, мәчетнең манарасын төзекләндерү максаты белән янабыз. Изге айда сәдака бирүчеләр дә шактый”, - диде Роза апа Габбасова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев